16+

Физкультура дәресләренә балаларны белешмә булганда гына кертәчәкләр

Шулай ук укытучылар укучыларга беренче ярдәм күрсәтә алачак.

Шулай ук укытучылар укучыларга беренче ярдәм күрсәтә алачак.

Балалар физкультура дәресләренә табиб биргән белешмә булганда гына кертә алачак, шул хактагы канунга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды. Әлеге өземтә «РФ Мәгариф турында»гы канунны тулыландырачак.

Шулай ук Путин имзалаган әлеге документ мәктәпләрнең укучыларга беренче ярдәм күрсәтүне оештыруны тәэмин итү бурычын билгели. Коткару чараларын укытучылар һәм тиешле әзерлекле кешеләр үткәрә алачак.

Яңалык ашыгыч медицина ярдәме таләп итүче физкультура дәресләре вакытында укучыларның сәламәтлеге кискен начарлану очракларының артуы белән бәйле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading