16+

Флорид Әгъзамов истәлегенә элмә такта куелды

Бүген Чистай урамы, 4нче йортта Казан дәүләт университетында журналистика факультетын, татар бүлеген оештыру башында торган шәхес, декан Флорид Әгъзамов истәлегенә багышланган мемориал такта ачтылар. Быел остазыбызга 80 яшь тулыр иде.

Флорид Әгъзамов истәлегенә элмә такта куелды

Бүген Чистай урамы, 4нче йортта Казан дәүләт университетында журналистика факультетын, татар бүлеген оештыру башында торган шәхес, декан Флорид Әгъзамов истәлегенә багышланган мемориал такта ачтылар. Быел остазыбызга 80 яшь тулыр иде.

- Флорид Әгъзамов бөтен тормышын журналистикада гуманизм сыйфатларын өйрәнүгә багышлаган шәхес. Ул үзенең иҗатында да гуманизмны алга сөрде. Туксанынчы елларда илдә, журналистикада башланган үзгәрешләр аңа бик кыен бирелгәндер. Кызганыч, әлеге гуманизм замана журналистикасында юк диярлек. Ләкин нинди массакүләм мәгълүмат чарасында эшләвебезгә карамастан Флорид Әгъзамов безне берләшетрүче бер зур көч булып тора, - диде Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова.

Флорид Әгъзамов яшәгән йортка мемориал такта кую идеясен улы Азаман белән килене Елена тәкъдим итә. Республика каләм ияләре исә бу фикерне күтәреп ала, акчалата ярдәм күрсәтә. Чарада журналистика тарихында инде үзенең саллы эзен калдырган Әгъзамов буыны, Флорид абыйның укучылары да бар иде.

- Мемориаль такта Флорид Әгъзамов өчен генә түгел, университетта укыткан журналистика ветераннары истәлегенә дә багышланган дип уйлыйм. Хәзер остазыбыз Флорид Әгъзамов төрле буын каләм ияләрен берләштерүче зур көч булып тора, - диде Казан Федераль университеты, Югары журналистика мәктәбенең татар кафедрасы бүлеге мөдире Васыйл Гарифуллин. Аның сүзләрен "Яңа гасыр" каналы генерль директоры Илшат Әминов дәвам итте.

- Флорид Әгъзамов безгә әти кебек иде. Ул үз укучыларын ихластан яратты. Ул булмаса, мине инде икенче курстан университеттан "начар" газета чыгарган өчен куырлар иде. Әле дә хәтерлим, кабинетына чакырып алды да, ярый әле шигырь язгансың, дип елмайды. Ул һәркемгә шулай ярдәм итте, кешелекле иде, - диде Илшат Әминов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading