16+

Фәрит Бикчәнтәев: «Театрда дуслар була алмый, диләр. Илдус – минем чын дустым»

Камал исемендәге театрда, Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахмановның юбилей кичәсендә алма төшәрлек тә урын булмавы гаҗәп түгел. Чөнки тамашачы аны ярата, хөрмәт итә. Артистка Премер-министрның Рәхмәт хаты, шәһәр мэрының Мактау грамотасы тапшырылды. Иң элек, заманында Илдус уйнаган "Биюче" спектаклен кабат искә төшерделәр.

Камал исемендәге театрда, Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахмановның юбилей кичәсендә алма төшәрлек тә урын булмавы гаҗәп түгел. Чөнки тамашачы аны ярата, хөрмәт итә. Артистка Премер-министрның Рәхмәт хаты, шәһәр мэрының Мактау грамотасы тапшырылды. Иң элек, заманында Илдус уйнаган "Биюче" спектаклен кабат искә төшерделәр.


Илдусны котларга Башкортстаннан Гафури исемендәге театр артистлары, якташлары, сыйныфташлары килде. Алар арасында Апастагы театр түгәрәге җитәкчесе Миләүшә Алиуллина да бар иде. "Халыкның яраткан артисты булу ул зур бәхет. Синең бәхетеңне күреп мин сөенәм. Балачакта син йөргән "Мушкетерлар" театр коллективы бүген дә бар. Син аларның горурлыгы", - диде Миләүшә ханым. Үзе укучысы өчен горурлануын яшермәде.

Кичәдә Илдус уйнаган кинолардан өзекләр күрсәтелүе дә очраклы түгел. Моннан берничә ел элек Мөселман киносы фестивалендә ул "Хлопнул дверью и ушёл" дигән кыска метражлы фильмда "Иң яхшы ир - ат ролен башкаручы" буларак танылган иде. Юбилярны тәбрикләргә Мәскәү ре- жиссерлары да килде. Шуларның берсе - Василий Антипов: "Илдус ул диапозоны чикләнмәгән актер. Илдус кебек талантларны сакларга кирәк, чөнки талант яхшы җирлектә генә үсә", - дигән сүзләрен җиткерде.

Илдус белән Мәскәүдә укыган щепкинчылар котлауларын җыр аша җиткерде. Училищеда татар теле һәм әдәбияты укыткан Нәзифә Кәримова да үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Илдусның татар театры сәхнәсенә яңа жанр - татарча степ биюен алып килүен аның зур уңышы, дип бәяләде.

Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов та үзенең моңлы халык җырын бүләк итте. Камаллылар исеменнән артистны режиссер Фәрит Бикчәнтәев тәбрикләүләрен ирештерде. Режиссерның: "Театрда дуслар була алмый, диләр. Илдус - минем чын дустым. Илдусның биюе белән сихерләгән кеше дә мин идем. Ләкин син биюче түгел, драма артисты. Син минем өчен иң кадерле дустым, артистым" , - дигән сүзләре дә аңа карата җылы мөнәсәбәт булуын раслый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading