16+

Футбол буенча Дөнья чемпионаты барган көннәрдә 25 милионга якын киберһөҗүм ясалган

Россиядә футбол буенча Дөнья чемпионаты барган көннәрдә махсус хезмәтләр 25 миллионга якын киберһөҗүмне кисәткән һәм мәгълүмати инфраструктурага йогынты ясауда башка төрле очракларны булдырмый калган.

Россия Президенты Владимир Путин мундиальдә куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча штаб вәкилләре белән очрашуда шулай дип әйткән. Бу хакта Татар-информ РИА Новости агентлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Россия лидеры шулай ук Дөнья чемпионатында иминлекне тәэмин итүче Россия һәм чит ил махсус хезмәтләрендә эшләүчеләргә рәхмәт әйткән. Аның сүзләренчә, турнирда куркынычсызлыкны тәэмин итүгә 34 илнең махсус хезмәтләре һәм хокук саклау органнары вәкилләре җәлеп ителгән.

Шул ук вакытта Владимир Путин күрелгән иминлек чараларының россиялеләр һәм Дөнья чемпионатына килгән чит ил кунакларына уңайсызлык тудырмавына басым ясаган.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X