16+

Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында хезмәт күрсәткән иң өлкән волонтерга 87 яшь булган

Футбол буенча дөнья чемпионатында 35 меңгә якын волонтер катнашкан. Шуларның 18 меңе футбол матчлары оештырылган шәһәр урамнарында җанатарларга юл күрсәтте, футбол һәм шәһәр турында мәгълүмат җиткерде.

17 мең волонтер стадионнарда хезмәт күрсәтте. Россия халкы гына түгел, 112 чит ил вәкиле волонтер булган. Алар барлык волонтерларның җиде процентын тәшкил иткән.
Волонтер дигәч, гадәттә, яшьләрне күз алдына китерсәләр дә (волонтерларның уртача яше - 24), анда өлкән яшьтәге “көмеш волонтерлар” да актив катнашкан. Иң өлкән волонтер 87 яшьтә. Ирләргә караганда, күбрәк хатын-кызлар волонтерлык белән шөгыльләнә булып чыкты. Волонтер булырга теләк белдерүчеләрнең 64 проценты - хатын-кыз. Һәр волонтерга Дөнья чемпионаты эшендә катнашуын раслап сертификат бирәләр.   

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X