16+

Футбол матчларыннан соң халыкның өйгә кайту белән бәйле проблемалары булмаячак  

Казанда футбол матчларыннан соң тамашачыларны 400 автобус, 20 өч секцияле трамвай һәм 29 троллейбус кайтарачак. Бу хакта “Татар-информ"га матбугат конференциясендә Казан башкарма комитетының Транспорт буенча комитеты рәисе урынбасары Марат Хисаметдинов хәбәр иткән.

Ул 2018 елгы Дөнья чемпионаты вакытында җәмәгать транспорты хәрәкәте гамәлдәге график буенча оештырылачак. Бары тик стадион тирәсендә хәрәкәт итә торган транспорт маршруты графигы гына үзгәреш кичерәчәк.

Марат Хисаметдинов белдергәнчә, 14 июньнән 15 июльгә кадәр “Энергетика университеты” һәм “Кәҗә бистәсе” тукталышы аша уза торган транспорт төн уртасына кадәр йөриячәк.

Аның сүзләренчә, “Миллениум”, “Ленин дамбасы”, Н.Ершов урамы, Себер тракты аша хәрәкәт итүче маршрутлардан да файдаланырга мөмкин.

20 һәм 24 июньдә, 6 июльдә матчлар 21 сәгатьтә генә башлану сәбәпле, стадион тирәсендә метрополитен белән җәмәгать транспорты төнге сәгать 2 гә кадәр эшләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading