16+

Фәүзия Бәйрәмованың кайгысын уртаклашабыз

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың тормыш иптәше Җәмил Сафиуллин вафат булган. Коронавирустан дигән шик бар.

Язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың тормыш иптәше Җәмил Сафиуллин вафат булган. Коронавирустан дигән шик бар.

"Ирем кичә больницада үлгән. 22.40 та.... Миңа хәбәр итүче юк. Үзем таныш врачлар аша эзләтеп таптым", дип язган Фәүзия апа социаль челтәрләрдәге хәбәрендә.

Моннан бер көн элек кенә ул "Иремне "Ашыгыч ярдәм" машинасы хастаханәгә алып китте. Теге зәхмәт булырга тиеш. Сатурациясе 80, үпкәләрнең зәгыйфьләнүе кимендә 50-60 булырга тиеш, диделәр. Улым озата китте... Мине карамадылар да, чөнки авыру билгеләре юк, контакт кына бар. Салихҗан улы Җәмил өчен дога кылсагыз иде...", дип язган иде.

Фәүзия апаның кайгысын уртаклашабыз...

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading