16+

Габдулла Тукай әсәрләре буенча Уфада фильм төшерәләр

Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай әсәрләре буенча Башкортстан башкаласы Уфада фильм тешерергә җыеналар.

Татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай әсәрләре буенча Башкортстан башкаласы Уфада фильм тешерергә җыеналар.

«Р.И.Продакшн» киностудиясе социаль челтәрләрдә Тукайның иҗатына битараф булмаучылар арасында конкурс игълан иткән һәм персонажларның эскизын, сурәтләрен җибәрүләрен сораган.

Киностудия җитәкчесе танылган режиссер һәм кинооператор Рияз Исхаков әйтүенчә, ул уен фильмы төшерергә ниятли. Хәзергә аның сценарие әзер.

Режиссер фильм өчен «Шүрәле» һәм «Су анасы» поэмаларын, Тукайның берничә шигырен сайлап алган. Әсәрләрнең текстлары, үзгәрешсез калган хәлдә, тематик яктан бер-беренә бәйле булачак. "Моңа тиклем шушы тема буенча эшләгән идек: әтием актер Марат Исхаков Уфаның Дим районында Шүрәле ролен уйнады", - ди Рияз Исхаков.

Хәзер киностудия финанс мәсьәләсе белән шөгыльләнә, иганәчеләр эзли, дип хәбәр итә "Башинформ".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading