16+

Гает көнендә җәмәгать транспорты ничек эшләячәк?

2 нче майда Ураза гаетенә багышланган бәйрәм чаралары Казан мәчетләрендә 6:30 сәгатьтә башланачак.

2 нче майда Ураза гаетенә багышланган бәйрәм чаралары Казан мәчетләрендә 6:30 сәгатьтә башланачак.

Бу көнне маршрутлары шәһәр мәчетләре янында уза торган автобуслар һәм троллейбуслар 5:00 сәгатьтә йөри башлаячак, дип яза kzn.ru. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Башкарма комитеты Аппаратының җәмәгать оешмалары белән хезмәттәшлек итү бүлеге башлыгы Илнур Шакиров хәбәр итте.

Шулай итеп, 5:00 сәгатьтә маршрутларга 1, 2, 5, 6, 10, 10а, 15, 23, 29, 30, 31, 35, 35а, 37, 47, 53, 54, 56, 63, 68, 74, 75, 91 нче номерлы автобуслар, 1, 2, 12 нче номерлы троллейбуслар чыгачак.

Казан Мэры район администрацияләре башлыкларына һәм Транспорт комитетына булачак изге бәйрәмгә җаваплы якын килергә кушты. «Шулай ук бәйрәм уздыру урыннарында җәмәгать тәртибен һәм дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү өчен кирәкле чаралар күрергә кирәк», – дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе хезмәткәрләренә.

Кичә, 24 нче апрельдә, православие христианнары Пасха бәйрәмен билгеләп үттеләр. Шәһәрнең барлык гыйбадәтханәләрендә һәм монастырьларында тантаналы гыйбадәтләр узды. «Дин тотучылар бәйрәмне беренче тапкыр Казан Изге Ана иконасы соборында каршылый алды», - дип билгеләп үтте И.Шакиров.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading