16+

“Гаилә” мәчете әрвахлар рухына онлайн дога кылачак 

Әрвахларга дога кылдырырга теләүчеләр эфирга кушылып мәрхүмнәрнең исемнәрен язып җибәрә алачак.

“Гаилә” мәчете әрвахлар рухына онлайн дога кылачак 

Әрвахларга дога кылдырырга теләүчеләр эфирга кушылып мәрхүмнәрнең исемнәрен язып җибәрә алачак.

Коронавирус таралу куркынычын киметү максатында игълан ителгән үз үзеңне изоляцияләү режимы белән бәйле күпләр өйдә утыра. Шул исәптән мәчетләргә дә барып булмый.

Бу уңайдан “ Гаилә” мәчете бүген сәгать 10.00 да мәрхүмнәр өчен онлайн дога кылуны оештырырга  булган.” Вәзгыять нинди генә булмасын , яшәешебез дәвам итә. Кемдер дөньяга беренче авазын сала, кемдер Раббыбыз хозурына әйләнеп кайта. Вафат булган дус-туганнарыбызны онытмыйк. Өчесеме, җидесеме, кырыгымы, елымы, төшегезгә кердеме – мәрхүмнәребез өчен дога кылыйк.Әлбәттә, үзегез укысагыз хәерлерәк. Әмма, әлегә сүрә-аятьләр белмисез икән, ничек дога кылырга дип аптыраганда, шушы җомга көнендә мәрхүмнәр өчен дога кылырга булдык, - ди “Гаилә” мәчетенең имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Туры эфир Рөстәм хәзрәтнең инстаграмдагы рәсми аккаунтында барачак. Әрвахларга дога кылдырырга теләүчеләр эфирга кушылып мәрхүмнәрнең исемнәрен язып җибәрә алачак. Сәдака бирергә теләүчеләр аны “Гаилә” мәчете каршындагы мәдрәсә төзелешенә кертә ала. 
 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading