16+

Галимә Лия Шакирова вафат (фото)

Кичә, озакка сузылган авырудан соң, 95нче яшендә педагогия фәннәре докторы, профессор, РСФСРның һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Ленин ордены кавалеры Лия Закир кызы Шакирова вафат булды.

Галимә Лия Шакирова вафат (фото)

Кичә, озакка сузылган авырудан соң, 95нче яшендә педагогия фәннәре докторы, профессор, РСФСРның һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Ленин ордены кавалеры Лия Закир кызы Шакирова вафат булды.

Лия ханым 1921 елда Уфа шәһәрендә укытучы гаиләсендә туган. 1944 елда Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлап "Милли мәктәптә рус теле методикасы" белгечлеге буенча аспиратнтурага укырга кергән. Озак еллар (1965-1990) Казан дәүләт педагогия институтында рус теле кафедрасын җитәкли, «Русский язык в национальной школе» (1962-1972) һәм «Совет мәктәбе» (1960-1990) журналларында эшли.

Лия Шакированың эшчәнлегендә фән зур урын алып тора. Ул 330 дан артык фәнни эш авторы, хезмәтләре мәктәпләрдә, югары уку йортларында рус телен укытуга багышланган. Лия ханым - Казан лингвометодик мәктәбенә нигез салучы. Әлеге мәктәп Татарстанда гына түгел, Россия төбәкләрендә, БДБ илләрендә дә яхшы таныш. Профессор 19 кандидат, 3 фән докторы әзерләгән. Лия Закировна тормышны яратучы, максатчан, фәнни таланка ия галимә иде.
Лия Закировна турында якты хатирә мәңге йөрәкләрдә сакланыр, диелә некрологта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading