16+

Газ җиһазларының төзек булуы өчен үзең җаваплы?!

Дәүләт Думасында россиялеләрне фатирларда газ җиһазларын тикшерүне йөкләргә тәкъдим иттеләр.

Дәүләт Думасында россиялеләрне фатирларда газ җиһазларын тикшерүне йөкләргә тәкъдим иттеләр.

Дәүләт Думасы депутатлары россиялеләрне фатирларда газ җиһазларын тикшерергә, аңа хезмәт күрсәтү килешүләрен төзергә тәкъдим итте, дип яза "Известия" басмасы. Аныкланылганча, ел ахырына кадәр яисә 2023 елның гыйнварында Дәүләт Думасында икенче укылышта тиешле закон проектын караячаклар.

Хәзерге вакытта гражданнар теләсә кайсы компания белән шундый шартнамә төзи ала, шул ук вакытта «фатир хуҗаларының 10-50 проценты килешүләр бөтенләй юк һәм еллар дәвамында тикшерелмәгән» һәм кайчагында бу бәхетсезлек очракларына китерә.

Документ исә «бер йорт-бер хезмәт күрсәтүче оешма» принцибын кертә. Шул рәвешле, фатир хуҗалары идарәче компания белән хезмәттәшлек итә торган газ оешмасы белән хезмәт күрсәтү килешүләре төзергә тиеш булачаклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading