16+

Газ шартлап, ике кешенең гомере өзелгән

Бүген Башкортстанның Кырмыскалы районында Олы Күл авылында бер катлы дүрт фатирлы йортта газ шартлаган.

Газ шартлап, ике кешенең гомере өзелгән

Бүген Башкортстанның Кырмыскалы районында Олы Күл авылында бер катлы дүрт фатирлы йортта газ шартлаган.

Бу турыда "Башинформ"га сылтама белән "Татар-информ" хәбәр итте.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәсенең диспетчерлык хезмәтенә иртәнге җидедә торак йортта газ шартлау турында хәбәр килгән.

"Янгын сүндерүчеләр урынга килгәч, ике фатирның җимерелүен ачыклады. Зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылды. Коткару эшләре бара, тагын имгәнүчеләр булуы ихтимал", - дип әйткәннәр ведомствода.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading