16+

Газ шартлаудан сак булыгыз!

Салкыннар килү белән торак йортларда газ шартлау очраклары арта.

Салкыннар килү белән торак йортларда газ шартлау очраклары арта.

4,5 декабрьдә генә дә Россия Федерациясе территориясендә шундый өч очрак булды. Бу хакта матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин искә алды. 

“4 декабрьдә Нижневартовск шәһәрендә газ җиһазы шартлау аркасында 8 кеше һәлак булды (шуларның дүртесе – балалар), 15 кеше зыян күрде. Моның сәбәбе – газ баллонының герметикасы бетү дип фаразлана. Ярославль шәһәрендә фатирда шартлау килеп чыгу аркасында ике кеше зыян күрде. Түбән Новгород өлкәсе Заволжье шәһәрендә шартлаудан соң янгын башлана. Бәхеткә, үлүчеләр һәм сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк”, – дип сөйләде Трущин.

Соңгы өч елда газ җиһазыннан килеп чыккан янгыннар саны – 113. Әлеге янгыннарда 16 кеше (шул исәптән 3 бала) һәлак булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading