16+

Газетага ташламалы бәядән яздырмыйлар?!

Халидә апа «Шәһри Казан» газетасына язылырга дип Лаеш районыннан Казанга махсус килгән. Әмма атнасына өч тапкыр чыга торган комплектны аңа 104нче почта бүлегендә 1093 сумга яздырганнар.

Халидә апа «Шәһри Казан» газетасына язылырга дип Лаеш районыннан Казанга махсус килгән. Әмма атнасына өч тапкыр чыга торган комплектны аңа 104нче почта бүлегендә 1093 сумга яздырганнар.

Укучыбыз: «Ник мине ташламалы бәядән яздырмыйлар?» - дип, редакциябезгә борчылып шалтыратты. Икенче бер укучыбыз - Казаннан Раилә Гатауллина да, шәһәрнең баш почтамптында ташламалы бәядән яздырмыйлар, дип зарланды.

Халидә апа мәсьәләсендә ачыклык керттек. Баксаң, почта хезмәткәрләре, укучыбызны газетага яздырганда, индексларны бутаган икән. Акчаны кире кайтарырга, килеп туган аңлашылмаучанлыкны хәл итәргә вәгъдә бирделәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading