16+

Геройларга - фатирлар: Дамир Йосыпов экипажына бүләк

Дамир Йосыпов һәм аның экипаж әгъзаларына фатирлар биргәннәр. Әлеге бүләкне аларга Свердлау өлкәсе губернаторы ясаган.

Геройларга - фатирлар: Дамир Йосыпов экипажына бүләк

Дамир Йосыпов һәм аның экипаж әгъзаларына фатирлар биргәннәр. Әлеге бүләкне аларга Свердлау өлкәсе губернаторы ясаган.

РИА "Новости" агентлыгы хәбәр иткәнчә, Мәскәү-Симферополь рейсы буенча очарга тиеш булып та, двигательләренә кошлар эләгеп, кукуруз басуына килеп төшкән экипаж әгъзаларына фатирлардан ачкычлар бүләк ителгән. Свердлау өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашев белдергәнчә, әлеге бүләкне аларга җирле эшмәкәрләр ясаган. Агентлык хәбәренә караганда, экипаж әгъзаларының күпчелеге өчен әлеге фатирлар беренче үз тораклары булачак икән.

Яңа фатирлардан ачкычларга пилотлар Дамир Йосыпов белән Георгий Мурзин, бортхезмәткәрләр Надежда Вершинина, Дмитрий Гончаренко, Дмитрий Ивлицкий, Алия Слякаева һәм Яна Ягодина ия булган.

Бу хакта укырга:

Татар пилоты 233 кешенең гомерен саклап калган

 

233 кешенең гомерен саклап калган пилот Дамир Йосыпов: «Аллага шөкер, булды!»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading