16+

Г.Камал театры спектакльләргә чакыра

25-30 августта, Шәһәр һәм Республика көне уңаеннан, Г.Камал театры казанлыларга иң яхшы алты спектаклен күрсәтә.

Г.Камал театры спектакльләргә чакыра

25-30 августта, Шәһәр һәм Республика көне уңаеннан, Г.Камал театры казанлыларга иң яхшы алты спектаклен күрсәтә.

Спектакльләр циклы 25 август көнне Туфан Миңнуллинның "Җанкисәккәем" спектакле белән башланып китә. 26сы Илгиз Зәйниевнең "Көтәм сине...", 27 августта Нәкый Исәнбәт һәм Саадалла Ваннус әсәрләре буенча "Хуҗа Насретдин", 28е Туфан Миңнуллинның "Диләфрүз - Remake" спектакле күрсәтеләчәк. 29 августта тамашачы "Мәхәббәт FM" спектаклен карый алачак. Шәһәр һәм Республика көненә багышланган цикл 30 август көнне тамашачылар яратып кабул иткән спектакльләрнең берсе - "Гөргөри кияүләре" белән тәмамлана, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading