16+

Гөлдания Хәйруллина: "Минем өчен иң зур бәйрәм - ул сәхнәдә булу"

Бүген Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина туган көнен билгеләп үтә. Гомер бәйрәме белән котлап, җырчының үзенә шалтыраттык.

Бүген Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина туган көнен билгеләп үтә. Гомер бәйрәме белән котлап, җырчының үзенә шалтыраттык.

“Бүген шулкадәр күп котлаулар килә. Телефоннан һич аерылып булмый. Иң беренче смс котлауны төнге сәгать 3тә туганымнан кабул иттем. Туган көнемне зурлап үткәрергә исәп юк, алай да иртәгә якыннарым белән билгеләп алырбыз дип уйлыйм. Пандемия аркасында күп кеше җыелган урыннарга бармыйм, сакланырга тырышам. Ә инде бәйрәмгә килгәндә, минем өчен иң зур бәйрәм – ул иҗат итү, тамашачым алдында сәхнәдә җырлау”, - дип сөйләде безгә Гөлдания Хәйруллина.

Гөлдания ханымны чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, имин тормыш, ак бәхетләр, күп еллар дәвамында иҗат итүен телибез!

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading