16+

Гөлназ Асаевага язылучылары: "Үз кулларың белән пешереп ашатырга кирәк. Ир кешегә шул мөһим"

Җырчы Гөлназ Асаеваны язылучылары тәнкыйть утына тоткан.

Гөлназ Асаевага язылучылары: "Үз кулларың белән пешереп ашатырга кирәк. Ир кешегә шул мөһим"

Җырчы Гөлназ Асаеваны язылучылары тәнкыйть утына тоткан.

Җырчы Гөлназ Асаева ире Вильдан Шәмсетдиновның туган көненә заказ буенча өстәл әзерләүче хезмәтеннән файдаланган. Әмма Гөлназның язылучылары яшь ханымны тәнкыйть утына тоткан. 
"Ирең өчен үзең дә пешерә алыр идең, заказ биргәнче. Өйдә пешерелгән тәмлерәк була", "Үз кулларың белән пешереп ашатырга кирәк. Ир кешегә шул мөһим. Токмач кисеп, бишбармак пешереп. Заказга бар да эшли ала", дип тәнкыйтьләгәннәр Гөлназны. 
"Гөлназ, сез ябыгасыз түгелме? Үзегез биодрон эчәсез ", - дип язучылар да бар.
Икенче берәүләр киресенчә, Гөлназны яклаган.
"Үзе әзерләгәнме, әллә кемдерме, аермасы нәрсәдә? Хәзерге заманда берсе дә ашарга пешереп утырмый. Бигрәк тә туган көндә", "Иренең туган көнендә ул плитә артында торсынмы бу эсседә? Молодец, Гөлназ! Әле алар яши генә башлыйлар, өлгерер әле, бар да алда", - дип җырчыны хуплаучылар да табылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading