16+

Гөлназ Асаеваны Ризван Хәкимов кызы ни өчен судка бирергә тели?

“Исмә әле җил” җыры эстрада артистлары арасында җил кузгатырга җыена...

“Исмә әле җил” җыры эстрада артистлары арасында җил кузгатырга җыена...

Шул көннәрдә генә Гөлназ Асаева Ризван Хәкимов иҗат иткән “Исмә әле җил” җырына кавер яздырган һәм моны социаль челтәрдә урнаштырган. Әмма Ризван әфәнденең кызы Альбина Гөлназга бу уңайдан дәгъва белдергән: “Исмә әле җил” җырын берәү дә беркемгә дә бирмәде. Линар бу җырны безнең белән килешеп җырлый. Син авторлык хокукларын бозасың. Безнең юристыбыз судка бирсә, җаваплылыкны аңлыйсыңдыр? Шуңа да җырларны урлаудан туктагыз! Бу бер дә матур түгел!”, - дип хат язган ул. Гөлназ моңа каршы: “Кавер вариантны җырлау да тыеламы? Әгәр чараларда җырласам, мин авторлык хокукларын бозар идем. Законнарны белергә кирәк”, - дип җавап кайтарган.

Соңрак Гөлназ Альбина белән ике арада булган язышуны сториска да чыгарган иде.

“Бернинди вариантлар да юк, Гөлназ! Бу болай эшләнелми! Авторлар белән сөйләшә белергә кирәк”, - ди Альбина Хәкимова. Гөлназ исә, үз фикереннән кире кайтмаган һәм “Бу кавер, Альбина. Кайда бирәсегез килсә, шунда бирегез. Монда бернинди хокук бозулар да юк”, - дип язган.

Әлегә бу очракның нәрсә белән бетәчәге билгеле түгел. 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading