16+

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар автомобиль һәлакәтенә очраган

Ходай Тәгалә саклады, ди алар.

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар автомобиль һәлакәтенә очраган

Ходай Тәгалә саклады, ди алар.

Танылган иҗади гаилә Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар Яңа ел төнендә автоһәлакәткә юлыккан.

Кызганыч, артист тормышы гел юлда. Бу көнне дә Шәрипҗановлар Мөслимдә, 1 гыйнварда Актанышта чыгыш ясарга сөйләшкән. Юлда көтелмәгән хәлләр дә була шул.

"Саклый торган өч мендәр очып чыкты. Ходай Тәгалә саклады. Башкача булырга мөмкин түгел, чөнки кая барсак та безне балаларыбыз көтә. Хуш килдең, Яңа ел! Без сине бик күңелле каршы алдык: заправкада, аппаратный кофе эчеп. Хирург белән бергәләшеп", - дип язган Гөлназ социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә.
Шулай булуга да карамастан, Гөлназ кәефен төшерми.

"Машина инде Казанда. Ясалыр әле, бер дә исем китми. Минем кыяфәт кенә бик күңелле. Сугышып кайткан кебек, фингал белән ", - ди җырчы.

Фото социаль челтәрдән алынды

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тимер бетмэс узегез исэн сау булыгыз.

    Мөһим

    loading