16+

Гөлсинә Галимуллина дүртенче калфагын кайсы журналистка тапшырган?

Әдәби китаплары белән танылган ветеран журналист Гөлсинә Галимуллина 2021 нче елдан #минемкараш дигән проект булдырды.

Әдәби китаплары белән танылган ветеран журналист Гөлсинә Галимуллина 2021 нче елдан #минемкараш дигән проект булдырды.

Проектның максаты: матбугатта иң актуаль темаларны яктырткан журналистларны барлау. Гөлсинә ханым мотивация ясар өчен махсус калфаклар да тектерә. Беренче калфагын "Ватаным Татарстан" газетасында "Кемнән герой ясыйбыз" дигән язмасы өчен Гөлинә Гимадовага тапшырды.  Калфакның икенчесенә "Ирек мәйданы" газетасы журналисты Эльвира Мозаффарованы "Тауларда кайгы тарала" дигән язмасы өчен лаек дип тапты. 
Калфакның өченчесен, "Бөртекләп җыелган гомер" китабы аша Уфа егете Рөстәм Нәбиев исемен дөньяга таныткан беренче татар журналисты "Шәһри Казан" газетасында эшләүче  Дания Нәгыймгә бүләк итте.  
Дүртенче калфак  "Шаманнар артыннан сәяхәт" китабы белән укучыларга яңа дөнья ачкан журналист Эльвира Фатыйховага тапшырылачак, - диде проект авторы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading