16+

Голикова: Ил буенча көн саен 1000нән артык кеше үлә

Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан хөкүмәт әгъзалары катнашында видеоконференция режимында уздырган утырышында Россия Вице-премьеры Татьяна Голикова илдә коронавирус белән бәйле вазгыятьнең катлаулануын хәбәр итте. Икътисадта югалтулар да шактый...

– Бер айдан бирле авыру очракларының артуын күзәтәбез. Бер көнгә 35 мең кешедә коронавирус табылды. Сәбәбе чикләү чараларын үтәмәү һәм вакцинация темпы түбән булу, – диде ул.
Голикова Путинга  коронавирус белән бәйле вазгыять аркасында, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр итәргә тәкъдим итте. Кайбер төбәкләрдә 23 октябрьдән үк кертергә кирәк дип саный ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading