16+

“Город” алып баручысы Лира Сәхапованың улы авыр операция кичергән

Моннан биш ел элек Лираның улы Рәшитнең башында яман шеш табалар.

“Город” алып баручысы Лира Сәхапованың улы авыр операция кичергән

Моннан биш ел элек Лираның улы Рәшитнең башында яман шеш табалар.

“Эфир” каналында “Город” тапшыруын алып барган Лира Сәхапова югалды, дип кызыксынучылар булды. Баксаң, Лира Мәскәүдә белемнәрен ныгытып, Кырымга эшләргә киткән икән.

Бу хакта социаль челтәрдәге язылучыларына Лира бик сөенеп сөйләгән иде. Әмма ханымның тормышында күңелсез вакыйгалар да булырга өлгергән.

Моннан биш ел элек Лираның улы Рәшитнең  башында яман шеш табалар. Ул чакта вакытында операция ясала һәм егет авыруны берникадәр җиңә.

Әмма быел бу хәл кабатлана. “Гистология нәтиҗәләре буенча, шеш, 5 ел элек кебек үк, астроцитома  маңгайның сул ягында, 2 нче стадия... Димәк, бу шартлы рәвештә дигән сүз. Рецедив булганлыктан, без аеруча да зур игътибар астында”, - ди Лира.

Егеткә декабрь аенда контроль МРТ ясарга тиешләр.  Аның нәтиҗәләре яхшы булыр һәм яшь организм бу авыруны җиңәр дип өметләнеп калабыз! 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading