16+

Грипп һәм пневмониягә каршы көрәштә

Компания төбәктә медицина һәм фармацевтика өлкәсендә тармак компанияләрен җәлеп итүгә һәм урнаштыруга шартлар булдыру өчен җавап бирә.

Грипп һәм пневмониягә каршы көрәштә

Компания төбәктә медицина һәм фармацевтика өлкәсендә тармак компанияләрен җәлеп итүгә һәм урнаштыруга шартлар булдыру өчен җавап бирә.

«ФармМедПолис РТ» белән K.K. Mirai Genomics япон компаниясе арасында Татарстанның сәнәгать паркы территориясендә lifering инфекцияле авыруларга тиз арада генетик диагноз куя һәм иртә куелган диагноз нәтиҗәсендә үлем очракларының санын киметә торган япон инновацион эшләнмәсен локалләшьтерү турында килешү төзелде. Килешүгә кулларны «ФармМедПолис РТ» оешмасы директорлар советы рәисе Рөстәм Мәһдиев һәм партнер оешманың башкарма директоры Өуоши Хирашиба куйды.

«ТР ФармМедПолис» 2018 елда Татарстан Президенты кушуы буенча оешты. Компания төбәктә медицина һәм фармацевтика өлкәсендә тармак компанияләрен җәлеп итүгә һәм урнаштыруга шартлар булдыру өчен җавап бирә.

K.K. MIRAI GENOMICS – 2007 елда оешкан, инфекцияле авыруларны генетик яктан тиз диагностикалый торган уникаль технологиягә ия булган инновацион компания. LifeRing приборы тиз һәм хатасыз диагноз куя ала. Бу исә дөрес дәвалану ысулын үз вакытында билгеләргә ярдәм итә. Проектның максаты республикада грипптан, пневмониядән үлүчеләрнең санын киметү. Инвестиция күләме – 2,5 млрд сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading