16+

Гвардиячеләр үзләренең батырлыклары белән мактанмыйлар

Казанда “Барс” махсус отряды хәрби хезмәткәре Алексей Васильев эштән кайтып барганда, күпкатлы бер йорт янында халык кайнашканын күреп ала. Сәбәбе – алтынчы каттагы тәрәзәдә кечкенә кызчык асылынып тора икән.

Гвардиячеләр үзләренең батырлыклары белән мактанмыйлар

Казанда “Барс” махсус отряды хәрби хезмәткәре Алексей Васильев эштән кайтып барганда, күпкатлы бер йорт янында халык кайнашканын күреп ала. Сәбәбе – алтынчы каттагы тәрәзәдә кечкенә кызчык асылынып тора икән.

Кызчык озак тотынып тора алмыйча түбәнгә очкан. Алексей мизгел эчендә йөгереп килеп, кызчыкны тотып үлемнән коткарып калган.

– Шушы хәл турында хезмәттәшләренә дә сөйләмәгән Алексей Васильев. Кызчыкны тотып алганда кулы сынып, травмпунктка мөрәҗәгать итмәсә, хезмәттәшебезнең батырлыгы турында белми дә йөрер идек әле. Үзе турында түгел, беренче чиратта хәрби бурычы турында уйлаучылар хезмәт итә безнең сафларда,- ди Татарстан буенча Росгвардия идарәсе җитәкчесе урынбасары Рафил Нәбиуллин.

Россия Федерациясе милли гвардиясе федераль хезмәте “Хәзергә йөрәкләр намус өчен исән...” (“Пока сердца для чести живы...”) ватанпәрварлек акциясе үткәрә. Быел патриотик чаралар Томск, Северск, Новосибирск, Кемерово, Барнаул, Комсомольск-на-Амуре, Владивосток, Хабаровск, Иркутск, Новочеркасск шәһәрләрендә оештырылган инде. Казаннан эстафетаны Чебоксар белән Түбән Новгород кабул итеп ала.
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясендә 24 июльдә узган чарага, подполковник Рафил Нәбиуллин таныштырганча, 1200 кеше җыелган. Болар: гвардиячеләр һәм аларның гаиләләре, Росгвардия ветераннары, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан хезмәткәрләр, ВУЗ студентлары. Академия залында Росгвардиянең үзәк музее экспозициясе эшләде. Студентларны һәм мәктәп укучыларын иң җәлеп иткәне чын утлы кораллар тезеп куелган өстәл булды, әлбәттә. Пистолетлар белән дә, автомат-пулеметлар белән дә уйнарга рөхсәт иде ул көнне.

– Хәрбиләр мәдәният тормышыннан читтә, дип, уйлап ялгышмагыз. Бездә дә үзешчән сәнгать гөрли, – ди Татарстан буенча Росгвардия идарәсенең мәдәни чаралар булеге җитәкчесе подполковник Александр Суворов.

Республиканың танылган артистлары катнашындагы концерт программасында Росгвардиянең үзешчән сәнгать конкурслары лауреатлары да чыгыш ясады.

Росгвардия – ВЧК, НКВД, ГПУ һәм Эчке эшләр министрлыгының эчке гаскәрләре дәвамчысы. Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов та сугыштан соң хәрби хезмәтен эчке гаскәрләрдә дәвам иткән, полковник дәрәҗәсенә ирешкән. Казанда бер урамга батыр якташыбызның исеме бирелгән. Төньяк Кавказда сугышчан хәрәкәтләрдә батырлык күрсәтеп һәлак булган шәһәрдәшләребез Алексей Козинга – Россия Федерациясе Герое исеме, ә Камил Салиховка (шулай ук һәлак булуыннан соң) “Орден Мужество” бүләге бирелгән. Кораллы җинаятьчеләрне тоткарлаганда һәлак булган Буа районының милиция капитаны Рәшит Шәрәфетдинов һәм Казанның ОМОН хезмәткәре полиция прапорщигы Денис Иванченко да Батырлык ордены ияләре.

Чаллы шәһәрендә узган елның маенда бер хатын-кыз күпердән чыкканда Мәләкәс елгасына егылып төшкән. Шушы хәбәрне ишетүгә үк урынга килеп җиткән Росгвардия хезмәткәрләре прапорщик Евгений Бушков белән өлкән сержант Айрат Хәйруллин язгы ташкын суга сикереп, бичара хатынны куып тотып, ярга сөйрәп чыгарганнар. Казанда узган ел прапорщик Ришат Мөхәммәтҗанов һәм старшина Эдуард Туйкиев МЧС хезмәткәрләре белән берлектә ялкын дөрләгән фатирга кереп, өлкән яшьтәге әбине коткарганнар.

– Илне саклап һәлак булырга да, гражданнарны яклап, ташкын суга сикерергә дә һәм ялкын эченә керергә дә әзер Россгвардия хезмәткәрләре. Хәрби хезмәт җаваплы да һәм дәрәҗәле дә, – ди полиция подполковнигы Рафил Нәбиуллин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading