16+

Гыйнвар җылы булачак

Белгечләр моны “кызыл” ай, дип бәяләгән.

Гыйнвар җылы булачак

Белгечләр моны “кызыл” ай, дип бәяләгән.

Россиянең күпчелек төбәкләрендә гыйнвар “кызыл”, ягъни нормадан җылырак булачак. Бу хакта Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге директоры вазифаларын башкаручы Роман Вильфанд җиткергән, дип яза “Татар-информ” “Российская газета”га сылтама белән.

– Ил территориясенең күпчелек өлеше кызыл, алсу төскә буялган. Димәк, җылы аномалия көтелә, – дип аңлаткан Вильфанд картагакүрсәтеп.

Аның сүзләренчә, гыйнвар ае илнең барлык төбәкләрендә диярлек нормадан җылырак булачак. Бары тик Байкал арты краенда, Иркутск өлкәсендә һәм Чукотка автоном округында гына һава температурасы чагыштырмача түбән булыр дип көтелә.

Фото:pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading