16+

Гүзәл затлар – җинаять юлында

Түбән Камада ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре никахсыз иренә пычак кадаган хатын-кызны тоткарлаган.

Гүзәл затлар – җинаять юлында

Түбән Камада ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре никахсыз иренә пычак кадаган хатын-кызны тоткарлаган.

Кичке сәгать сигезләрдә маршрут юлында булган экипаж Мурадьян урамындагы фатирда пычак җәрәхәте алган ир-ат хакында мәгълүмат ала. Оператив рәвештә күрсәтелгән адрес буенча килеп җиткән экипаж фатирда ике исерек адәмгә: фатир хуҗабикәсе һәм аның никахсыз ире – зыян күрүчегә тап була.

Тикшерү барышында ачык­ланганча, спиртлы эчемлек кулланганнан соң килеп чыккан низаг шулай ямьсез тәмамланган. Җинаять кылуда шикле хатын-кыз тоткарлана һәм полиция хезмәткәрләре кулына тапшырыла. Хатын бу гамәлләрен инкарь итми, Җинаять кодексының 115нче «Сәламәтлеккә җиңел җәрәхәт китерү»  маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Зыян күрүче хастаханәгә озатыла.

Казанда гипермаркетларның берсеннән исә азык-төлек товары урлауда шикле хатын-кызны сакчыллык идарәсе хезмәткәрләре туктаткан. Тикшерә башлагач, аның ярты сәгать алдан гына кием-салым кибетендә урлашып чыгарга өлгергәнлеге дә ачык­лана.

Хокук сакчылары бу хатын-кызны тоткарлый, урланган әйберләре алына. 28 яшьлек шикле ханымны тоткарлап, полиция хезмәткәрләре кулына тапшыралар.

Татарстан Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading