16+

Халык хәләл туклануга өстенлек бирә

Соңгы вакытта хәләл продкциягә сорау арткан. Бу республикада һәм мөселман илләрендә генә түгел, ә бөтен дөнья буенча. Халыкара статистикага күз салсаң, хәләл ризык кулланучыларның күбесе ислам динендә булмаганнар.

Соңгы вакытта хәләл продкциягә сорау арткан. Бу республикада һәм мөселман илләрендә генә түгел, ә бөтен дөнья буенча. Халыкара статистикага күз салсаң, хәләл ризык кулланучыларның күбесе ислам динендә булмаганнар.

Хәләл ризыкның алар югары сыйфатлы, файдалы икәнен таный башладылар. Әмма без хәләл дигән төшенчә астына ризыкны гына кертеп карарга ияләнгән.
- Ислам дине кануннары буенча, тукланудан тыш, хәләл кунакханәләр, медицина, туризм, косметика дигән нәрсә дә бар. Безнең комитет та аларны күз уңыннан җибәрми. Медицина учреждениеләрендә, кунакханәләрдә шәригать кануннарына туры килгән хезмәтләр кертергә ниятли. Әлеге өлкәдә күпмедер эшләр башкарылды да инде, күптән түгел бер медицина клиникасы хәләл стандартлар буенча эшли башлады, - дип сөйләде Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең "Хәләл" комитеты җитәкчесе Марат Низамов журналистлар белән очрашуда.

Ун ел элек эшли башлаган "Хәләл" комитеты әлеге төр эшчәнлек белән шөгыльләнергә теләүчеләргә хәләл продукцияне әзерләү технологиясен өйрәтә, алардан сертификат алган предприятиеләрнең эшчәнлеген күзәтеп тора. Безгә хәләл дип сатылган ризыкларның барысы да хәләл булмаска мөмкин.

- Белгечләребез һәр көнне тикшерүгә чыга, аена 10-15 кагыйдә бозу очраклары күзәтелә. "Хәләл" тамгасы астында чыккан казылыкларда дуңгыз ите кушу очраклары да бар. Соңгы вакытта хәләл тамгасы юк, әмма "Татарский" яки "Мусульманский" дип язылган казылыклар да очрый. Халык аларны да хәләл дип алырга мөмкин. Аларга каршы көрәшү өчен аерым бер закон кабул итәргә кирәк. Башкача аларга каршы торып булмый, - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading