16+

Халыкара мөселман киносы фестиваленә 800ләп гариза кабул ителгән

1 июнь көнне XIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул итү тәмамланды. Оештыру комитетында дөньяның 61 иленнән 782 гариза теркәлгән. Сайлап алу комиссиясе әгъзалары фильмнар белән танышуны башлады инде: уен, документаль һәм анимацион тасмаларның шорт-бите 1 июльгә әзер булачак.

Фестивальнең катнашучылары саны арта, «география» киңәя. 2013 елда 30 илдән 300 тирәсе гариза кабул ителгән булса, 2015тә 53 илнең кинематографистлары 600 эш җибәргән. 2017 елда катнашырга теләк белдергән илләр саны 60тан арткан, ә гаризалар саны 800гә җитә.

2017 елда кинофестивальдә катнашу өчен Әзербайҗан, Албания, Әфганстан, Алжир, Армения, Австралия, Бахрейн, Бангладеш, Босния һәм Герцеговина, Беларусь, Болгария, Венгрия, Грузия, Греция, Дания, Мисыр, Израиль, Иордания, Ирландия, Индонезия, Һиндстан, Иран, Ирак, Италия, Испания, Казахстан, Кыргызстан, Канада, Катар, Кытай, Кувейт, Латвия, Ливан, Мальта, Малайзия, Марокко, Монголия, Мьянма, Непал, Нидерландлар, Нигерия, БГӘ, Палестина, Польша, Россия, АКШ, Словакия, Сирия, Таҗикстан, Төркия, Үзбәкстан, Франция, Филиппиннар, Финляндия, Шри-Ланка, Швеция, Швейцария, Көньяк Африка, Югославия, Япония гариза җибәргән. Мальта (копродукция), Мьянма һәм Филиппиннар кинематографистларының эшләре беренче тапкыр тәкъдим ителде.

XIII Халыкара мөселман киносы фестивале Казанда 5-11 сентябрьдә уза.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading