16+

Халыкның тормыш кыйммәтләре үзгәргән

Россиялеләр өчен төп кыйммәт матди байлык түгел, ә сәламәтлек. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштырудан күренгәнчә, соңгы берничә елда ил халкының тормыш кыйммәтләре үзгәргән.

Россиялеләр өчен төп кыйммәт матди байлык түгел, ә сәламәтлек. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге уздырган сораштырудан күренгәнчә, соңгы берничә елда ил халкының тормыш кыйммәтләре үзгәргән.

Өч ел элек аларны шәхси куркынычсызлык, гаиләдәге мөнәсәбәтләр һәм матди хәлләре борчыган. Үзләренең һәм якыннарының сәламәтлеге дүртенче урында гына торган. Хәзер исә ул беренче урынга менгән. Яши торган урыннарының экологик торышы өчен борчылу да ун баскычка өскә үрмәләгән. Ә менә карьера 15нче баскычка тәгәрәгән. Социаль статусның нинди булуы хәзер күпләрне бөтенләй борчымый икән.


Ләлә Баһрамшина, психолог:

- Элек бездә иң беренче чиратта туган илгә мәхәббәт тәрбияләделәр, патриотизмны алга сөрделәр, ватан алдындагы бурычларны искә төшереп тордылар. Хәзер исә кеше үзенә игътибар бирә башлады. бер караганда, ул дөрес тә. Син үзең, гаиләң сәламәт булганда, җәмгыять тә сәламәт дигән сүз. Бу, үз чиратында, экологиягә килеп бәйләнә. Чиста табигый продуктларга, чималларга өстенлек бирә башладык. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл дигән гыйбарәне генә искә төшерик. Карьера турында сүз алып барсак, бүгенге көндә күбесенчә үзләренә ошаган, канәгатьлек китергән, үзләрен ача алган эшне сайларга тырышалар. Социаль статус аның кадәр үк мөһим түгеллеген аңладылар.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading