16+

Хәния Фәрхине озатырга өч меңнән артык кеше килде

Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхине соңгы юлга озаттылар. Җырчыны Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләделәр.

Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхине соңгы юлга озаттылар. Җырчыны Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләделәр.

Татарның моңлы сандугачы белән хушлашырга өч меңнән артык кеше килгән иде. Камал театры янында озын чират хасил булды.

Хәния Фәрхинең кызы Алия җырчыны соңгы юлга озатырга килгән кешеләрнең барчасына да рәхмәтен белдерде.

"Әнием исеменнән барыгызга рәхмәт җиткерәм", - диде ул Камал театрындагы хушлашу чарасында.

"Мин тугач, әни гастрольләргә чыгып китә иде. Йөрәге ничек түзгәндер. Әни гомер буе түземле булды. Мине дә түземле булырга өйрәтте. Мин аны көннәр, атналар, айлар буе да көтә идем. Бүген әни шул гастрольләрнең берсенә генә китте. Ләкин мәңгегә...." - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading