16+

Иң чиста шәһәр Казан дисеннәр

28 апрельдә казанлылар шәһәр өмәсенә чыгачак. Беренче җыештыру өмәләре 14 апрель көнне үк узды. Гомумән алганда, Казан урамнарын чистарту 1 апрельдән үк башланды. Хәзерге вакытта эшләрнең төп күләме торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү өлкәсендә эшли торган подрядчы оешмалар тарафыннан башкарыла, дип яза Казан мэриясе сайты.

28 апрельдә казанлылар шәһәр өмәсенә чыгачак. Беренче җыештыру өмәләре 14 апрель көнне үк узды. Гомумән алганда, Казан урамнарын чистарту 1 апрельдән үк башланды. Хәзерге вакытта эшләрнең төп күләме торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү өлкәсендә эшли торган подрядчы оешмалар тарафыннан башкарыла, дип яза Казан мэриясе сайты.

Бүгенге көндә 10 млн кв м мәйдандагы юллар чистартылган. Бу планның 50 процентын тәшкил итә. 55 мең м озынлыктагы коймалар, 130 тукталыш павильоннары чистартылган, 550 йорт рәткә китерелгән. Барлыгы Казан урамнарыннан 98 мең кубометр калдыклар чыгарылган. Май азагына кадәр 20 млн кв м юл өлеше, 17 млн кв м яшел зона, 300 га шәһәр парклары һәм скверлары территорияләре, 4 меңнән артык йорт, 160 км койма, 550 тукталыш павильоны, 1,2 мең яктырту баганасы, 12 мең юл билгесе һәм 336 светофор объекты рәткә китерелергә тиеш. Былтыргы кебек, җыештыру эшләрендә 160 мең казанлы, 3 меңнән артык шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары катнашыр дип көтелә, шулай ук эшкә 3 мең берәмлек махсус техника җәлеп ителәчәк.
Узган атнада шәһәр мэры Илсур Метшин Казан урамнарын тикшерергә чыкты. Аның сүзләренчә, дөнья чемпионатына Казан чәчәккә күмелергә һәм кунаклар хәтерендә ул иң чиста, кунакчыл һәм пөхтә шәһәр булып калырга тиеш.

– 2018 елгы дөнья чемпионатына Казанны иң чиста шәһәр дип атарлык булсын, – диде ул.
Казан паркларында да масштаблы язгы җыештыру өмәләре уза. #ПарковыеГерои хэштегы белән үтә торган чарада спорт клублары, сәнгать коллективлары һәм актив гражданнар катнаша. Өмәгә кушылырга теләүчеләргә кирәкле инвентарь биреләчәк. Һәрбер кеше парк герое булырга мөмкин – һәйкәл, балалар мәйданчыгын юа, кулга пумала алып, эскәмия һәм чүп савытларын буйый ала.
Җыештыру өмәсендә катнашучыларны һәрбер паркта сәнгать программасы, балалар өчен күңел ачу урыннары, мастер-класслар һәм махсус әзерләнгән музыка көтеп кала. Өмәнең үзенчәлеге булып чүпне аерым савытларга җыю булачак. Катнашучыларны кайнар чәй белән сыйлаячаклар, ә күңел ачу программасы кысасында парк геройлары арасында электросамокат һәм башка кыйммәтле бүләкләр уйнатылачак.

28 апрельдә 11.00 сәгатьтә җыештыру эшләре Лядов бакчасында, Горки-Әмәт урманында, «Дәрвишләр» скверында һәм Җиңү паркы белән «Наратлык», «Крылья Советов» паркларында һәм 12.00 сәгатьтә Горький исемендәге паркта планлаштырыла.

Сүз уңаеннан: санитар-экологик икеайлык башыннан бирле, Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына 387 мөрәҗәгать килгән. Мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, хәбәрләрнең күпчелек өлеше – чүпне законсыз урнаштыру фактлары турында. Шулай ук «Мәктәп эко-патруле» телефон кушымтасы аша килгән барлык 73 хәбәр дә санкцияләнмәгән чүплекләргә кагыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading