16+

И Казан, чәчәкле Казан

Башкалада "Чәчәк ата торган Казан" акциясе башланды.

Башкалада "Чәчәк ата торган Казан" акциясе башланды.

Казан мэриясе матбугат үзәге хәбәр итүенчә, ике атна эчендә башкаланың җиде скверында 45 мең чәчәк утыртырга ниятлиләр. Казанның "Азино-1" микрорайонында күпләп чәчәк утырту эшләре бара инде. "Айболит", "Сказочный", "Гулливер", "Фәйзи", "Сахаров" һәм "Ваһапов" скверлары да тиздән яшеллеккә күмеләчәк. Ял итү урыннарына төрле чәчәкләр утыртыла: петуния, бегония, агератумнар дисеңме... Яшелләндерү эшләрен башлыча "Азино-1" торак милекчеләре ширкәте хезмәткәрләре башкарачак. Шулай ук битараф булмаган һәркем әлеге акциядә үз өлешен кертә ала, ди оештыручылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading