16+

Иң көчле чаңгычылар Зәйдә ачыклана

Ярышлар 5 мартка кадәр дәвам итә.

Иң көчле чаңгычылар Зәйдә ачыклана

Ярышлар 5 мартка кадәр дәвам итә.

Бүген 3 мартта республика чаңгычылары Зәй шәһәренең “Ялта-Зәй” спортчылар әзерләү үзәгенә Татарстан чемпионатының өченче турында көч сынашырга җыенды.

Ошбу ярышлар СССРның атказанган спорт остасы Василий Бекасов истәлегенә багышлап уздырыла. Белүебезчә, В.Бекасов 1930-1940 елларда республикада физик культура һәм сәламәтлек хәрәкәтен оештыруга зур өлеш керткән шәхес.

Татарстан Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Татарстан чемпионатында 2003 елда туган һәм өлкәнрәк яшьтәге чаңгычылар катнаша. Җиңүчеләрне акчалата приз – сертификатлар белән бүләклиләр. Чемпионнарны әзерләгән тренерлар да буш калмый.

Ярышларның программасына килгәндә беренче көнне – 4 мартта спортчылар классик ысул белән 10 һәм 15 чакрым арага узышса, соңгы көнне эстафета ярышлары көтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading