16+

Җиңү көнендә һава торышы нинди булачак?

Синоптиклар 9 майда көндез республика территориясендә 26 градуска кадәр җылытыр дип көтелә.

Җиңү көнендә һава торышы нинди булачак?

Синоптиклар 9 майда көндез республика территориясендә 26 градуска кадәр җылытыр дип көтелә.

Бүген аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урын белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә һава температурасы +6, +11, көндез +19, +24 градус тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә синоптиклар.

9 майда явым-төшем көтелми, шулай да көндез яңгыр яварга һәм җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +21, +26 градус тәшкил итәчәк. Башлангыч фаразлар буенча, дүшәмбе көнне урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән +8, +13 градус җылы булса, көндез термометрның терекөмеш баганасы +18, +23 градуска кадәр күтәреләчәк.

11 майда явым-төшем ихтималы аз. Төнлә һава температурасы +6, +11, көндез +19, +24 градус тәшкил итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading