16+

Җиңү паркына тагын 400 агач утыртылачак

Казандагы Җиңү паркында өмә үткәрелде. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, предприятиеләр коллективлары, студентлар һәм җәмәгать оешмалары катнашты.

Казандагы Җиңү паркында өмә үткәрелде. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, предприятиеләр коллективлары, студентлар һәм җәмәгать оешмалары катнашты.

- Экология елы үзенең нәтиҗәләрен бирә инде. Җиңү паркына өмәгә кешеләр гаиләләре белән чыккан. Бу чара Җиңү көне бәйрәменә багышлана, - диде Президент Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанда яшәүче элеккеге СССРга кергән 15 республика вәкилләре белән бергәләшеп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин "Җиңү һәм Дуслык аллеясы" на канәфер агачлары утыртты. Кыргызлар, мәсәлән, үзләре утырткан агач төбенә Кыргызстаннан алып кайткан туган җирләре туфрагын да сипте.

- Татарстанда паркларны һәм скверларны төзекләндерү дәвам итәчәк, - дип, фикерләре белән уртаклашты Президент Рөстәм Миңнеханов. - Безнең әле программа бик зур. Федераль бюджеттан да күпмедер ярдәм алырбыз дип уйлыйм. Программа зур, шунлыктан бизнесның да катнашуын сорарбыз. "Казан органик синтез" Аккош күлен тәртипкә китерүдә зур эш башкара инде. Планнар бар.
Республиканың экология һәм табигый чыганаклар министры Фәрит Абдулганиев таныштырганча, Яңа Савиндагы күлләр теземе чистартылачак.
- Җиңү паркына тагын 400 агач утыртылачак. "Яшел Россия" Бөтенроссия акциясенә теләктәшлек йөзендә, Казанда гына да 70 мең кеше агач утыртуда катнашты. Иң мөһиме - сан артыннан куу түгел. Кешеләрнең табигатькә сакчыл карау кирәклеген аңлый барулары әһәмиятле. Санитар чистарту чараларының, өмәләрнең максаты әнә шул, - диде министр Фәрит Абдулганиев.




Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading