16+

Иң яхшы 490 комбайнчыны премия көтә

Урып-җыю эшләре башлангач, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Иң яхшы комбайнчы-2018» конкурсы игълан ителгән иде, дип яза ведомство матбугат хезмәте.

Урып-җыю эшләре башлангач, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Иң яхшы комбайнчы-2018» конкурсы игълан ителгән иде, дип яза ведомство матбугат хезмәте.

Мәгълүм булганча, быел министрлыкның конкурс комиссиясе Татарстанда ашлык суктыру һәм чаптырылган мәйдан күләме буенча республика һәм районнар дәрәҗәсендә 490 җиңүчене билгеләячәк. Урып-җыюда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 240 комбайнчы 50 мең сум күләмендә премия алачак. 50 механизаторга 40 мең сум күләмендәге премия биреләчәк. Конкурс йомгаклары буенча районнарда 200 иң яхшы комбайнчы 30 мең сум премия алыр дип көтелә.

Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен даими мониторинг алып барыла. Һәр чәршәмбе һәм җомга көннәрендә министрлыкның рәсми сайтында уракта катнашучылар турында мәгълүмат яңартылып торыла.

Сүз уңаеннан: Татарстанның тугыз районында бәрәңге җыюга керештеләр. Арча, Балтач, Биектау, Алабуга, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Тукай муниципаль районнарында игенчеләр «икенче икмәк» уңышын җыя башлады.

Татарстан буенча быел бәрәңге 6 мең га мәйданда чәчелгән. Оператив белешмәләргә караганда, 2018 елның 7 сентябренә бәрәңге 281 гектар мәйданда җыелган.
Татарстан буенча бәрәңгенең бер гектардан уртача уңышы – 323 центнер. Иң югары уңыш Биектау районында күзәтелә – 351, Арча районында – 350, Балтач районында – 335, Алабуга һәм Минзәлә районнарында – гектарыннан 300әр центнер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading