16+

«Иң яхшы комбайнчы» республика конкурсы игълан ителде

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстанның иң яхшы комбайнчысы» республика конкурсы башлану турында игълан итә.

«Иң яхшы комбайнчы» республика конкурсы игълан ителде

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстанның иң яхшы комбайнчысы» республика конкурсы башлану турында игълан итә.

Конкурс комбайнчы һөнәренең абруен арттыру һәм аны популярлаштыру, 2018 елгы урып-җыю эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләү максатларында, шулай ук уңышны тиз һәм сыйфатлы җыеп алуны, агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасын нәтиҗәле куллануны кызыктыру ниятеннән оештырыла, дип яза министрлык сайты.

Быел конкурс комиссиясе Татарстанда иң күп күләмдә һәм иң күп мәйданда ашлык суктырган күрсәткечләр буенча республика һәм район дәрәҗәләрендә 490 җиңүчене билгеләячәк.

Уңышны урып-җыюда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 240 комбайнчы 50 мең сум премия белән бүләкләнәчәк, аларны 4 комбайн төркемнәре буенча билгеләячәкләр. 40 мең сум күләмендәге премияләр иң күп мәйданда чаптыручыларга биреләчәк, алар 3 төркем чапкыч буенча билгеләнә. Конкурс йомгаклары буенча шулай ук районнарда 200 иң яхшы комбайнчы 30ар мең күләмендә премия алачак.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading