16+

Иң яшь әнигә 13 кенә яшь

Яшь статистикасы буенча ахыргы нәтиҗәләр 2021 елның җәенә ясалачак

Яшь статистикасы буенча ахыргы нәтиҗәләр 2021 елның җәенә ясалачак

59 яшьлек хатын да узган ел “яшь әни” булу бәхетенә ия булган.
“Башстат” белгечләре үткән елда Башкортстанда яшәүче хатын-кызларның ничә яшьтә әни булулары турында сөйләде, дип яза "Кызыл таң". UfacityNews.ru басмасы хәбәр итүенчә, узган елда республикада 13 яшьлек мәктәп укучысы иң яшь әни булган.
Ана булу шатлыгын тагын бер тапкыр тоеп карарга хыялланучылар да аз түгел, алар арасында 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар да бар. Әйтик, Башкортстанда яшәүче 59 яшьлек хатын “яшь әни” булу бәхетенә ия булган.
Яшь статистикасы буенча ахыргы нәтиҗәләр 2021 елның җәенә ясалачак, ул чакта республикада соңгы өч айда иртә бала табу очракларының күзәтелүе билгеле булачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading