16+

Ясалма интеллект кешеләрне эшсез калдырмасмы?

Роботлар бүген аз һәм урта квалификацияле хезмәткәрләр эшен башкарырга сәләтле.

Роботлар бүген аз һәм урта квалификацияле хезмәткәрләр эшен башкарырга сәләтле.

Техник фәннәр докторы, профессор, КФУның ясалма интеллект, робототехника һәм системалы инженерия институты директоры Дмитрий Чикрин сүзләренчә, якындагы 15-20 елда машиналар тулысынча белгечне алмаштырыр дип, куркырга кирәкми. Дәлил итеп ул ике факторны китерде.

- Беренчедән, ясалма интеллект, бүген булган халәттә түгел, ә якындагы 2-3-5 елда булачак формада, аз һәм урта квалификацияле белгечне генә алмаштыра ала. Уртадан югарырак һәм югары квалификацияле хезмәткәрне алмаштыру гаять кыен. Чөнки кеше тәҗрибәсен, аның вәзгыятьне бәяләү мөмкинлеген, интуитив эш рәвешен заманча роботлар кабатлый алмый. Икенчедән, якындагы 15-20 елда югары квалификацияле кадрларны алмаштыра алырдай системалар барлыкка килсен өчен технологик мөмкинлекләр җитәрлек түгел. Хәтта фән кандидаты дәрәҗәсенә сикерү өчен (ә бу әле иң югары категория түгел, фән докторлары, профессорлар бар) кыенлык буенча ике дәрәҗә югарыга күтәрелергә кирәк. Ә моның өчен кемнеңдер акыллы җайланма уйлап табуы гына җитми, беренче чиратта, бу таләп ителгән энергия күләме белән бәйле. Кызганычка, бүгенге көндә Җир шарының барлык атомлы электростанцияләре ясалма интеллект системаларын ике дәрәҗә югарыга күтәрү өчен кирәкле энергия белән тәэмин итәр хәлдә түгел, - диде Дмитрий Чикрин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading