16+

Җиңүчеләр билгеле: "Татар көрәшендә гади спортчылар булмавын аңладык..."

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2023 елның февралендә Муса Җәлил исемендәге турнирда уздырылачак.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2023 елның февралендә Муса Җәлил исемендәге турнирда уздырылачак.

Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе «Татмедиа» АҖ филиалы «Казан утлары» журналы редакциясе белән берлектә татар телендәге әдәби әсәрләргә игълан иткән «Мәйдан – батырлар өчен!» дигән конкурс нәтиҗәләре билгеле булды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2023 елның февралендә Муса Җәлил исемендәге турнирда уздырылачак.

Конкурс бер турда 2022 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 10 декабренә кадәр үткәрелде. Оештыручылар әйтүенчә, конкурста Сабан туе мәйданнарында батыр калган, халыкара бәйгеләрдә татар данын еракларга тараткан чемпион көрәшчеләрнең шәхесенә, яңа буын өчен үрнәк булырдай катлаулы һәм кызыклы тормыш юлына, көрәш тарихында аерым урын тоткан вакыйгаларга, остазлар-тренерларга, милли көрәш тарихына багышланган әсәрләр кабул ителгән.

Төп шарт – әсәрләрнең татар телендә булуы, моңа кадәр массакүләм мәгълүмат чаралары басмаларында, аерым җыентыкларда басылмавы. Әсәрләрнең саны чикләнмәгән. Конкурска килгән әсәрләр 10 баллы система буенча бәяләнгән. Сюжет яңалыгы, оригинальлек, язучының зәвыгы, тел сурәтләү чаралары, композиция, авторның үзенә генә хас булган стиль үзенчәлеге күздә тотылган.
«Конкурсның географиясе шактый киң булды. Татарстан районнарыннан, Россия төбәкләреннән - Башкортстан, Ульяновск, Чувашиядән актив катнаштылар. Барлыгы йөзгә якын эш килде. Әсәрләрне укыгач, көрәшнең гади спорт төре булмавын, татар көрәшендә гади спортчылар булмавын аңладык. Көрәшчеләр, остазлар телне һәм милләтне саклауда күп көч куя торган кешеләр икән», - диде «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин.

Аның әйтүенчә, көрәш, милли спорт төре буларак, әдәби әсәрләр аша яңа яктан ачылган. «Әйтик, беренче урын алган Айгөл Әхмәтгалиеваның «Без барабыз, ул килмәс» әсәренең прототибы – атаклы көрәшче Фазыл Әхмәтҗанов. Әсәрдә ул милләтне, үзенең авылын яшәтү өчен көрәшүче кеше буларак күз алдына килде. Шундый шәхесләребезне әдәби әсәрләр аша күрсәтә алудан үзебез дә канәгать калдык», - диде баш мөхәррир.

Җиңүчеләр:

Повесть номинациясе
1 урын. Айгөл Әхмәтгалиева «Без барабыз, ул килмәс» (100 мең сум),
2 урын. Лилия Гыйбадуллина «Кара батыр» (80 мең сум),
3 урын. Нәбирә Гыйматдинова «Остаз» (60 мең сум).

Кызыксындыру премиясе
1. Рифә Рахман «Батыр асты» (20 мең сум),
2. Нурания Гыйльметдинова «Исемең өстә булсын» (20 мең сум),
3. Фәтхулла Абдуллин «Сәет батыр токымнары» (20 мең сум),

Хикәя номинациясе
1 урын. Зәбир Гыймаев «Көрәшче» (50 мең сум),
2 урын. Ландыш Әбүдәрова «Кара каплан» (40 мең сум),
3 урын. Хисаметдин Исмәгыйлев «Беренче Сабантуй». (30 мең сум).

Кызыксындыру премиясе
1. Рафис Корбан «Соңгы Сабантуй» (15 мең сум),
2. Галимҗан Гыйльманов «Батыр асты» (15 мең сум),
3. Рашат Низамиев «Келәмдә очрашу» (15 мең сум).

Балалар арасында җиңүчеләр
1 урын. Илсаф Рамазанов Ульяновск өлкәсе, Иске Кулаткы районы, Урта Терешка мәктәбе, 7нче сыйныф укучысы (15 мең сум),
2 урын. Нияз Кәбиров Яшел Үзән районы, Мулла Иле мәктәбе, 4нче сыйныф укучысы (10 мең сум),
3 урын. Тимерхан Вәлиәхмәтов Казан. Кадет интернат-мәктәбе, 6нчы сыйныф укучысы (8 мең сум).

Кызыксындыру премиясе
1. Анджела Захарова Биектау районы, № 5 мәктәп, 9нчы сыйныф укучысы (5 мең сум),
2. Әдилә Кәбирова.Арча районы, Яңа Кырлай мәктәбе, 8нче сыйныф укучысы (5 мең сум),
3. Әминә Ялалтдинова Олы Әтнә мәктәбе, 5нче сыйныф укучысы (5 мең сум).

Иң яхшы әсәрләр «Казан утлары» журналында басыла. Мәктәп укучыларының уңышлы әсәрләре «Казан утлары» журналы сайтына эленә, дип яза "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы

    Мөһим

    loading