16+

Җиде кабан дуңгызын бәрдереп үтергән

Татарстандагы М7 трассасында чит ил машинасы җиде кабан дуңгызын бәрдереп киткән. Хайваннарның барысы да үлгән.

Татарстандагы М7 трассасында чит ил машинасы җиде кабан дуңгызын бәрдереп киткән. Хайваннарның барысы да үлгән.

"Опель" машинасын йөртүче "Кыргый хайваннар" билгесе урнаштырылган юл участогында куркынычсыз тизлек сайламаган.

Җиде кабан дуңгызын Татарстандагы М7 трассасында чит ил машинасын бәрдереп киткән. Бу хактагы мәгълүмат биоресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының рәсми сайтында пәйда булды.

Авария республиканың Минзәлә районында М7 "Волга" трассасында була. "Опель" йөртүчесе "Кыргый хайваннар" билгесе урнаштырылган юл участогында куркынычсыз тизлек сайламаган һәм җиде кабанны - өч ана һәм дүрт дуңгыз баласын бәрдергән.

"Автомобильчеләрне тизлекне дөрес сакларга һәм тыюлыклар, заказниклар яки урман җирлегендә бик сак һәм игътибарлы булуларын сорыйбыз, кыргый хайваннар барлыкка килү урыннары турында хәбәр итә торган билгеләрне игьтибар белән карарга һәм сәфәргә якты сәгатьтә чыгарга киңәш итәбез", - дип мөрәҗәгать итә комитет машина йөртүчеләргә.

Фото: ojm.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading