16+

Җиде яшьлек малай кар астында калып һәлак булган

Малай нәни энесе белән урамда уйнап йөргән.

Малай нәни энесе белән урамда уйнап йөргән.

Ульяновск өлкәсенең Яңа Майна бистәсендә җиде яшьлек малай кар астында калып һәлак булган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

 Якынча версия буенча, 15 февральдә көндез малай ишегалдында уйнап йөри. Шул чакта ул кар астында кала һәм тончыгып һәлак була.

Биредәге матбугат чаралары белешмәсе буенча, малай нәни энесе белән урамда уйнап йөргән. Балалар кар астында тоннель казыган. 7 яшьлек малай шунда кереп яткан, өстенә кар ишелеп төшкән. 

Энесе абыйсын кар астыннан чыгару өчен аягыннан тартып маташкан чакта әниләре күреп алган. Тик әни кеше дә улына ярдәм итә алмаган, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading