16+

Игелекле эшләрне күрсәтүчеләр бүләкләнде

Коммерциячел булмаган оешмаларның социаль юнәлешле эшчәнлекләрен яктырту буенча республика конкурсына йомгак ясалды.

Игелекле эшләрне күрсәтүчеләр бүләкләнде

Коммерциячел булмаган оешмаларның социаль юнәлешле эшчәнлекләрен яктырту буенча республика конкурсына йомгак ясалды.

- Мөһим эшләр башкаручы оешмаларның эшчәнлеген яктыртканыгыз өчен зур рәхмәт! Игелекле эшләр башкарган кешеләр өчен дә, һәм безнең барчабыз өчен дә игелекле эшләр турында киң җәмәгатьчелеккә җиткерү кирәк, - дип җиңүчеләрне котлады “Татмедиа” республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов.

Журналистлар мохитендә “башкаларга сөйләнмәгән очракта, вакыйга булмаган кебек санала”, дигән гыйбарә бар, дип фикерләрен дәвам итте ул.

- Коммерциячел булмаган оешмалар, аларның социаль юнәлешле эшләре турында сөйләү, аларга җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү бик мөһим. Моны никадәр актив башкарсак, шулкадәр яхшы,-диде Айрат Зарипов.

Җиңүчеләр:

Дмитрий Киселев (“Татар-информ”);

Интернет массакүләм мәгълүмат чаралары арасында-“Казан шәһәре социаль тернәкләндерү һәм яраклашу үзәге”, Кукмара районының “Хезмәт даны” редакциясенең интернет газетасы;

Иң яхшы телесюжет-“Чаллы-ТВ”, “Нурлат-информ”, “Түбән Кама-информ”;

Иң яхшы радиосюжет-Әлфия Мөхәммәтова “Актаныш” радиосы, Люция Шәрәфиева “Болгар Радиосы”;

Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында- “Выбор” газетасы редакциясе, Полина Трифонова  (“Республика Татарстан”), “Кайбыч таңнары” газетасы редакциясе.

Мәкаләләр сериясе өчен махсус бүләккә Гөлгенә Гыйльманова лаек булды (“Ватаным Татарстан”).

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X