16+

Игътибар! 12нче Республикакүләм ифтарын оештыру буенча үзгәреш

Игътибар! 12нче Республикакүләм ифтарын оештыручылар кунакларны һәм катнашучыларны «Казан Экспо» үзәгенә алдан килергә сорый

Игътибар! 12нче Республикакүләм ифтарын оештыручылар кунакларны һәм катнашучыларны «Казан Экспо» үзәгенә алдан килергә сорый

12нче Республикакүләм ифтарын оештыручылар, куркынычсызлык чараларын көчәйтү сәбәпле, шулай ук кунаклар ифтар вакытында үзләрен уңайлы хис итсен өчен, кичәгә алдан килергә чакыра. Ифтар уздырыла торган урынга иртәрәк килү «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенә кергәндә озын чиратлар булдырмаска һәм барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен нәтиҗәле үтәргә мөмкинлек бирәчәк. 

Кунаклар өчен Республикакүләм ифтарына керү сәгать көндезге өчтән (15:00) оештырылачак. Бу вакытта фойеда гардероблар һәм хәләл ярминкә эшли башлаячак, шулай ук икенде намазын уку мөмкинлеге дә каралачак. 

Кунакларның әлеге зарури чараларны аңлап һәм җаваплылык белән кабул итүен сорыйбыз. Теләге булган һәркемне «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенә көндезге сәгать өчтә (15:00) көтеп калабыз!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading