16+

Игътибар арта, ветераннар азая

«Җиңүнең 75 еллыгы чорында яшь буынны патриотик яктан тәрбияләү безнең төп бурычларның берсе булып тора.

«Җиңүнең 75 еллыгы чорында яшь буынны патриотик яктан тәрбияләү безнең төп бурычларның берсе булып тора.

Соңгы елларда илебездә булган гаять зур үзгәрешләр тарихыбыз вакыйгаларына турыдан-туры кагыла. Рухи-әхлакый башлангычларны торгызу – Россияне яңадан торгызуга бер адым». ТР ветераннарының региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Газиз улы Иштирәков ветераннар советы утырышын шулай дип башлады.

Утырышта Республика ветераннар (пенсионерлар) Советы Президиумы әгъзалары, район, шәһәрләрнең ветераннар оешмалары кураторлары, ветераннарның региональ оешмасы республика советының иҗтимагый комиссия рәисләре катнашты. Алар үзләренең оешма эшчәнлекләре белән таныштырып үттеләр. Кама Тамагы районы ветераннар советы рәисе Виталий Алексей улы Юманов халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы территориаль органнар, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына, ТАССР төзелүнең 100 еллыгына әзерлек барышы турында сөйләде. Кама Тамагы районы ветераннар советын 23 кеше тәшкил итә. Алар барлык бәйрәмнәрдә ветераннарны сөендерергә тырышалар. Мәсәлән, юбилей, Җиңү бәйрәмендә туган көннәрдә истәлекле бүләкләр тапшыралар. Җиңүнең 75 еллыгына  сугышта катнашкан 6 ветеран агач утыртачак. «Аларның кадерен исән чакларында белсәк иде. Агач утырту – киләчәк буын калдыруга тиң ул» - диде ул.

«Өлкәннәр ункөнлеге»  оешмасы хезмәте һәм 2019 елда социаль яклау органнары белән берлектә ветераннар оешмаларының эш йомгаклары турында ТР ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Ландыш Әлтәф кызы Камалова сөйләде. Ул район җитәкчеләре белән очрашулар, мәдәни программа, социаль ярдәм, волонтерлар катнашында ветераннарга ярдәм күрсәтүгә тукталып үтте.

Мәдәни программа дигәннән, утырышта «Балкыш» республика фестивален әзерләүгә зур игътибар бирелде. ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышланган үзешчән башкаручылар фестивале быел 6 нчы тапкыр уздырыла. ТР комиссия рәисе Татьяна Кузьменкова әйтүенчә, фестивальдә катнашучылар саны ел саен артып бара.
«Беренче этап – ноябрьдән февральгә, ә икенче зона этабы март аеннан апрельгә кадәр узачак. Һәр район чыгышына 30 минут биреләчәк. Шуңа күрә иң яхшы концерт номерларыгызны әзерләгез» - дип, фестивальнең шартлары белән таныштырып үтте рәис. Бәйгеләргә килгәндә, комиссия рәисе республикакүләм «Бөек Ватан сугышының гаилә фотохроникалары» һәм «Россия Бөек сугышларының гаилә фотохроникалары» Бөтенроссия бәйгеләре турында сөйләде. Әлегә бәйгегә 9000гә якын фотосурәт килгән,  8765 фотосурәт сайтларга куелган. Ике ел рәттән уздырылган бәйрәм әһәмиятен югалтмый, волонтерлар тарафыннан ветераннарның фотосурәтләрен барлау эше активлаша бара. Комиссия рәисе билгеләп үткәнчә, фотосурәтләр апрель азагына кадәр кабул ителә.

Республиканың санаторий-курорт учреждениеләре эшчәнлеге турында «Татарстан шифаханәләре» учреждениесенең башкарма директоры Евгений Верентьев сөйләде. «Бүгенге көндә республикада барлыгы 20 курорт учреждение эшләп килә. Без югары дәрәҗәдә булсын өчен барысын да эшләргә тырышабыз, төрле вебинарлар уздырабыз. Шулай ук дәваланырга килүчеләр өчен фестивальләр дә аларны ял иттерү максатыннан әзерләнә».
Ветераннар советы утырышында оешмалар эшчәнлеге белән танышудан тыш, тавыш бирелде. Чыгыш ясаган һәр рәиснең тәкъдиме уңай бәяләнде.

Утырышны ТР ветераннарының региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Газиз ул Иштирәков рәхмәт сүзләре белән тәмамлады:
«Ветераннар оешмалары инициативасы белән һәйкәлләрне, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына куелган истәлек такталарын төзү, төзекләндерү һәм реставрацияләү буенча зур эш алып барыла. Тик ни кызганыч, вакытны туктатып булмый – ветераннар саны азая гына бара» - диде рәис.

Рәфидә Галимҗанова

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading