16+

Игътибар: һава торышы аркасында юлларда хәрәкәт чикләнә

Татарстан Республикасында һава торышы һәм юллардагы вазгыять начарлану сәбәпле, автобуслар хәрәкәте вакытлыча чикләнә.

Татарстан Республикасында һава торышы һәм юллардагы вазгыять начарлану сәбәпле, автобуслар хәрәкәте вакытлыча чикләнә.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы территориясе аша узучы федераль әһәмияттәге трассаларда йөк машиналары өчен дә вакытлыча чикләүләр кертелә.

Күрсәтелгән барлык чикләүләр дә бүген, 4 февральдә, 14.00 сәгатьтән башлап гамәлдә һәм һава шартлары яхшырганчы дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Синоптиклар фаразлавынча, 4 һәм 5 февральдә республика территориясендә кар, көчле буран, шулай ук юлларда бозлавык һәм кар көртләре көтелә.

ЮХИДИ республика халкына торак пунктлардан читкә чыкмаска куша. Юлда штаттан тыш хәлләр булган очракта ярдәм сорап мөрәҗәгать итү өчен телефон — 8 (843) 5-333-888, 8 (843) 291-91-91. 

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading