16+

Игътибар! Урам тулы бала-чага

Борынгылар бала сүзенә тикмәгә генә «чага» кушымтасы өстәмәгән. Кечкенә балалар көтмәгән җирдән хәсрәт чыгарып, җаныңны «чагып» алырга мөмкиннәр. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясе балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренә багышланды.

Игътибар! Урам тулы бала-чага

Борынгылар бала сүзенә тикмәгә генә «чага» кушымтасы өстәмәгән. Кечкенә балалар көтмәгән җирдән хәсрәт чыгарып, җаныңны «чагып» алырга мөмкиннәр. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясе балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренә багышланды.

Авыртмаган башка – тимер сигвей
– Республикада быелның җиде аенда балалар катнашындагы 329 авариядә дүрт баланың гомере өзелде, 339 малай белән кыз төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булды. Август аендә янә биш сабый юл авариясе нәтиҗәсендә үлде, – дип, күңелсез саннар җиткерде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Линар Габдерахманов.

Чаллыда бер ир 4 августта ике кечкенә баланы җиңел автомобильнең алгы урындыгына утыртып барганда авариягә юлыккан.

– Чиктән тыш җавапсызлык күрсәтү бу, – дип, борчылып сөйләде Линар Габдерахманов. – Җиде яшькә кадәрге бала һичшиксез махсус урындыкта йөртелергә тиеш, җиде яшьтән өлкәнрәкләрне дә махсус урындыкта йөртү ышанычлырак. Зурлар автомобильдә иминлек каешын һәрвакыт эләктерсен иде. Транспорт чарасын артка таба хәрәкәтләндергәндә бик игътибарлы булу кирәк. Яшел Үзән районында 10 июньдә бер кеше автомобильне артка таба хәрәкәтләндергәндә якын туганының кечкенә баласын таптаткан, сабый хастаханәдә үлде.

Республиканың баш автоинспекторы балаларның киемнәренә, букчаларына яктылык кайтара торган элементлар беркетергә чакырды.

Караңгыда юлдагы җәяүле автомобильнең алгы утларында 50 метрдан күренә. Әгәр җәяүлегә яктылык кайтара торган әйберләр беркетелсә, ул инде 200 метрдан ук күренә.

Алабуга районында үсмер бала 11 августта скутерда бәрелеп үлгән.

– Уналты яше тулмаган балаларга мотоцикл, мопед һәм скутер белән идарә итү тыела. Соңгы вакытта сигвей, гироскутер, моноколесо кебек «транспорт чаралары» күренә башлады. Алар сәгатенә 30-60 километр тизлектә хәрәкәтләнә, шунлыктан хәвеф чыганагы булып тора. Мондый әйберләрдә ябык мәйданчыкларда башка шлем, терсәкләргә һәм тезбашларына саклагыч җайланмалар киеп кенә йөрергә ярый, – дип кисәтте Линар Габдерахманов.

Иртән дә тукы, кич тә әйт
Татарстанда 9 сентябрьгә кадәр «Игътибар-балалар!» профилактика чарасы бара.

– Барлык мәктәпләрдә юл хәрәкәте иминлеге темасына дәресләр үткәреләчәк, аларда автоинспекторлар да катнаша. Лекцияләр ата-аналарның үзләренә дә үткәрелә. Республика районнарына башлангыч сыйныфлар укучыларына өләшү өчен 102 мең яктылык кайтара торган элементлар җибәрелде. Беренче һәм соңгы дәресләрдә балаларга юлда сак булу зарурлыгы искәртеләчәк. Транспорт чараларын идарә итүчеләр мәгариф учреждениеләре янында тизлекне киметсеннәр иде, – диде республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев.

«Сакла» интернет-порталы
Россиядә беренчеләрдән булып Татарстанда татар һәм рус телендә «Сакла» (SAKLA.RU) интернет-порталы эшләтеп җибәрелгән.

– Бу порталның максаты – балалар арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау. Өйрәнү уен-уку мәйданчыкларында алып барыла, видеодәресләр дә бирелә. Порталдагы уеннарга керү өчен бернинди түләү башкарырга кирәкми, уеннар бушлай. Уеннарда җиңүчеләр «генерал» дәрәҗәсенә күтәрелә, «полковник» дәрәҗәсенә җиткәннәр бар инде. Портал балаларның социаль челтәре ролен дә үти, – дип таныштырды «Татармультфильм» студиясе директоры Азат Ганиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading