16+

Ике баласын үтерергә җыенган хатын әтисе кебек психик авыру булырга мөмкин

Иртән бишкатлы йортның бер фатирында 35 яшьлек хатынның үле гәүдәсенә тап булганнар.

Иртән бишкатлы йортның бер фатирында 35 яшьлек хатынның үле гәүдәсенә тап булганнар.

Аның янында соңгы сулышларын алырга җыенган 4 һәм 8 яшьлек ике баласы да булган.әниләре башта ике балага пычак белән кадаган, аннары үзенә кул салган.
8 яшьлек улы, аңын югалтканчы, әбисенә шалтыратырга өлгергән. Шуның белән ул үзенең дә, сеңлесенең дә гомерен коткарып калган. Әмма табиблар аның исән калачагына ышаныч белдерми. Бу хәл Волжскида булган, дип яза “Комсомольская правда”.

Тикшерүчеләр балаларның әниләренең ни өчен бу адымга баруын өйрәнә. Аның туганнары әйтүенчә, Галинаның әтисе психик авыру булган.
Галина Волгоградның медицина университетын тәмамлган һәм фармацевт булып эшләгән. Балаларны үтергәнен белеп, үзенә кул салган дигән фараз бар. Башта тикшерүчеләр бу адымның сәбәбен сектага эләгү яки ирен көнләүдән дип уйлый. Тик тикшерә торгач, әтисенең авыру булуы ачыклана. Алар 2014 елдан бирле күрешмәгән, әтисе башка шәһәргә күчеп киткән. Күршеләре исә Галинаны тыныч хатын дип бәяли.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading